Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чирмешән юлында «КамАЗ» йөк машиналары һәлакәтендә бер кеше имгәнгән

Бер йөртүчене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

Чирмешән ягыннан барганда, халык телендәге «Кармалка борылышы» тирәсендә «КамАЗ» автомашиналары бәрелешкән. Берсенең йөртүчесен Әлмәт хастаханәсенә озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Чирмешән уңаена баручы «КамАЗ» автомашинасы шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган һәм олы юлдан сулга, кыр юлына борылырга дип туктаган.

Алдагы икенче «КамАЗ» йөк машинасының тагылма арбасына килеп керә. Аннан аны үз арбасы да «куып җитә». Нәтиҗәдә бер йөртүченең кабинада аяклары кысылган.

Фото: Лилия Сафина

Чыганак: tatar-inform.tatar «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев