Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чистай районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

Авария бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Чистай — Түбән Кама трассасында килеп чыккан.

Чистай районында чит ил машиналары бәрелешеп, юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматына караганда, бүген иртәнге уннар тирәсендә Чистай — Түбән Кама трассасында авария булган. Кече Талкыш авылы янында ике «Шкода Рапид» капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә дүрт кеше тән җәрәхәте алган. Барысын да хастаханәгә озатканнар.

Фото: Очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев