12 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чистай районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән
Авария бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Чистай — Түбән Кама трассасында килеп чыккан.
-
«Ак Барс» Владивостокта биш алка керттерде һәм җиңелде
Казан хоккейчылары киләсе уенны Хабаровск шәһәрендә үткәрәчәк.
-
Россиядә кара икмәккә бәяләр артачак
Арыш һәм бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр елына 6,5-7 процентка арта.
-
Казанда исерек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше зыян күргән
Осиново бистәсендә Гагарин урамында 15нче модель «Лада» һәм «Чери Тигго» бәрелешкән.
-
«Казан» гаилә үзәге янында иске Яңа ел бәйрәме узачак
Иске Яңа ел «Паркларда кыш - 2020» программасы кысаларында узачак соңгы вакыйга була.
-
Казанда шәхси мунчада чыккан янгынны берничә минутта сүндергәннәр
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
-
Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә
Юлларда бозлавык көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар явачак.
-
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйбыз. Район прокуратурасы кеше хокукларының һәм иминлегенең сакланышын күзәтә, дәүләтнең һәм шәхеснең законлы мәнфәгатьләрен яклауга хезмәт итә, җинаятьчелеккә, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы тора.
-
12 гыйнвар – Урлаулар көне
Озын чәчле Су анасы бүген тәрәзәгезне какса, һич куркып калмагыз – бөтен дөньяда 12 гыйнварда Урлаулар көне билгеләнә