Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше зыян күргән

Осиново бистәсендә Гагарин урамында 15нче модель «Лада» һәм «Чери Тигго» бәрелешкән.

Исерек шофер Казан янында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше зыян күргән. Бу хакта агентлыкка авария шаһитлары хәбәр итте.

Осиново бистәсендә Гагарин урамында 15нче модель «Лада» һәм «Чери Тигго» бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, машина йөртүче исерек булган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га Осиновода бу юл-транспорт һәлакәте булуын расладылар. Анда ике кеше зыян күргән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматлары буенча, «Чери» машина йөртүчесе рульгә исерек килеш утырган.

Шаһитлар ир медицина тикшерүен узу тәкъдименә мәгънәсе юк, дип җавап биргәнлеген әйтте, чөнки ул исерек булуын таныган.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев