Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» Владивостокта биш алка керттерде һәм җиңелде

Казан хоккейчылары киләсе уенны Хабаровск шәһәрендә үткәрәчәк.

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Владивостокта «Адмирал» командасына каршы уенда җиңелде. Уен исәбе — 5:1. Моңа хәтле «Ак Барс»ның «Адмирал»га 2015нче елдан бирле җиңелгәне булмаган.

Декабрьдә «Ак Барс»ка «Металлург»тан күчеп килгән Владимир Галузин бүген Континенталь хоккей лигасында 500нче уенын үткәрде.

Беренче период. Ундүртенче минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Кирилл Пилипенко исәпне ачып җибәрде (1:0). Уналтынчы минутта «Адмирал» уенчысы Никита Коростелёв алка кертте (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Адам Рейдеборн урынына Әмир Мифтахов чыкты.

Икенче период. Сигезенче минутта Кирилл Пилипенко «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертте (3:0). Унберенче минутта «Адмирал» капкасына беренче алка керде, гол һөҗүмче Джастин Азеведо исәбенә язылды (3:1). Ундүртенче минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Адам Альмквист гол кертте (4:1).

Өченче периодның бишенче минутында, «Адмирал» күпчелектә уйнаганда, Адам Альмквист тагын бер алка кертә алды (5:1).

Командалар составы:

«Адмирал»:

Трушков (Красоткин);

Бакош — Юнг — Вихарев, Альмквист — Лалонд;

Коростелёв — Силаев — Бутузов, Мищенко — Давыдов;

Глазачев — Мерескин — Пилипенко, Желдаков — Осипов;

Лисин — Дробин –(Дельнов), Бобряшов — Угольников.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Викстранд;

Галиев — А. Галимов — Зарипов, Виртанен — Журавлёв;

Воронков — Галузин — Санников, Юдин — Рукавишников;

Фисенко — Глухов — Э. Галимов (Кара), Хенкель.

Киләсе уенны «Ак Барс» Хабаровск шәһәрендә «Амур» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 14 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X