Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

12 гыйнвар – Урлаулар көне

Озын чәчле Су анасы бүген тәрәзәгезне какса, һич куркып калмагыз – бөтен дөньяда 12 гыйнварда Урлаулар көне билгеләнә

Озын чәчле Су анасы бүген тәрәзәгезне какса, һич куркып калмагыз – бөтен дөньяда 12 гыйнварда Урлаулар көне билгеләнә. Әмма ул авыл малае белән басмадагы Су анасына һич бәйләнмәгән.

Бу көннең тарихы славян мифологиясенә барып тоташа. Мәҗүсилек чорында Ут алласы Перун Яңгыр, Яз һәм Аналар алиһәсе Додолога өйләнгән, имеш. Гөрләп туй барганда кияүнең абыйсы Валес кәләшне урлап кача.

Еллар узгач, аның оныгы, Җәй һәм Бәхет алласы Даждьбог туенда үзе кәләшсез кала – аны Җир асты алласы Кощей урлый. Даждьбог шулкадәр ачулы була ки, язга кадәр дулап, кар бураннары күтәреп, кәләшен эзләп йөри. Бүгенге зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урларга җыенсагыз, ул сезнең юлга көрт салачак, ә чишмә юлыннан судан кайтып килүче чибәркәйнең башына капчык капларга җыенсагыз, куәт биреп торачак, ди. Урлаулар мәхәббәт хакына гына булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X