Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннардан сакланырга өндәп, кисәтү таратты

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына салкыннарда саклык чараларын күрү кирәклеген искәртә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ялларда Татарстан Республикасында урыны белән термометр баганалары 30 градуска кадәр түбән төшәчәк.

Шул сәбәпле, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туңудан саклану өчен кирәксезгә урамга чыгудан, балаларны, йорт хайваннарын озаклап урамда йөртүдән һәм ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Мөмкин булганда, табигатьтә озак вакыт йөрүдән дә баш тартырга кирәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев