9 март 2018 яңалыклары
-
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ӘНӘС ГАЛИУЛЛИН ВАФАТ
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 9 мартта, Татарстанның халык артисты ГАЛИУЛЛИН ӘНӘС СӘГЫЙДУЛЛА улы вакытсыз арабыздан китеп барды… Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе, 12 мартта 10.00дә, Тинчурин театры бинасында булыр дип планлаштырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда Татарстан башкаласы танымаслык булып үзгәрде
Республика лидеры “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Архитектура һәм дизайн трендлары, яңа омтылышлар” форсайт-сессиясендә катнашты.
-
Төрки дөньяны өйрәнгән Морад Аджи озак авырудан соң вафат
Галим Владимир, Муром, Тула, Воронеж кебек чын русныкы саналган җирләрдә төркиләр яшәгән дип исбатлаган.
-
8 нче март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Саба муниципаль районы алкалы хоккей буенча ир-ат командалары арасында ярышлар
Кичә 8 март көнне Байлар Сабасының боз мәйданчыгында 8 нче март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Саба муниципаль районы алкалы хоккей буенча ир-ат командалары арасында ярышлар булып узды.
-
Ландышның кызы Йәйә «әни» булып куйган! [видео]
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы шаккаттыруын дәвам итә. Бу юлы ул әни ролендә.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннардан сакланырга өндәп, кисәтү таратты
Алдагы ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә.
-
Паралимпия уеннары ачылу тантанасында Паралимпия байрагы күтәрелде
Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә Паралимпиада 9-18 март көннәрендә уза, Россия спортчылары нейтраль байрак астында катнаша.
-
Татарстанда 25 градуска кадәр суыта
10 мартта Татарстанда аязган вакытта һава температурасы нольдән 25-30 градус түбән булачак.
-
Сөт сатып алу бәяләре кимүне компенсацияләргә тиешле субсидия дүшәмбе районнарга юлланачак
Сөт сатып алу бәяләренең төшүе терлек асрауга кызыксынуны киметергә тиеш түгел, диде министр Әхмәтов.
-
Россиядә һәр дүртенче мәктәп укучысы үз акчасын чипсы алуга тота
Россиядә мәктәп укучыларының күпчелеге кесә акчаларын чипсыга, булочкаларга, конфетларга һәм газлы суга тота.
-
Безгә килеп күрегез: иң ябык гүзәлләр Казанда яши
Илнең кайсы шәһәрләрендә юан һәм киресенчә ябык хатын-кызлар күбрәк яшәвен ачыклаганнар. Шатланыгыз, Казанның гүзәл затлары! Татарстан башкаласы ябык хатын-кызлар яшәүче калалар өчлегенә эләккән. Әллә шушы арадагы бәйрәм хөрмәтенәме, тикшерү нәтиҗәләре белән “Ватаным Татартан” хәбәрчесе сорашкан белгечләр дә килеште.
-
"Язларда яшәрә күңелләр"
8 март көнне, Саба мәдәният йортында, халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язларда яшәрә күңелләр" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
-
Җырчы Наилә Фатехова, татарларны берләштерү максатыннан, “Без бергә” альбомын тәкъдим итә
Җыентык Мәскәүдә “Калфак туе” бәйрәм кичәсендә тәкъдим ителәчәк.
-
Биш балага йорт бирәләр
Авылларга баргач, ике катлы мәһабәт йортка ишарәләп, күп балалы гаилә өчен дәүләт ярдәме белән төзелде, диләр. Мондый дәүләт ярдәменнән кемнәр файдалана ала, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының аппарат җитәкчесе Рамия Салих кызы Әхмәтҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
“Матур” “гүзәл”не алыштырамы? “Гүзәл” дигән исем бар, ә “Матур”?..
Хөрмәтле Матбугатручылар, исәнмесез! Уңган-булган, тырыш, сөйкемле кызларыбызны бәйрәм белән кайнар котлап, рәхмәтләр әйтеп, иҗат сөенечләре, сәләмәтлек теләп калучы Илдар абыегыз дип белерсез. “Ана теле”без яшәсен дип тырышыйк инде!