Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрки дөньяны өйрәнгән Морад Аджи озак авырудан соң вафат

Галим Владимир, Муром, Тула, Воронеж кебек чын русныкы саналган җирләрдә төркиләр яшәгән дип исбатлаган.

7 март көнне танылган төрки халыкларны өйрәнгән Морад Аджи озак авырудан соң вафат булды.  Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" хәбәрчесенә Морад Аджиның карашларын үзенчәлекле һәм бәхәсле дип саный.

“Аның карашлары, фикерләре шактый үзенчәлекле, бәхәсләр дә уята торган. Мәсәлән, угызлардан кала, барлык төркиләрне дә кыпчаклар белән бәйли. Европадагы төрки халыкларның башка җирле халыкларга тәэсир итүе турында да яза. Традицион тарихчылар моның белән килешми иде. Шулай ук христиандиненең чишмә башында тәңречелек тора дип язуы да күпләрдә ризасызлык уята”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Ркаил Зәйдулла .

Шагыйрь галимнең хезмәтләрен уңай бәяләнгән очракларны да санады.

“Владимир, Муром, Тула, Воронеж кебек чын русныкы саналган җирләрдә төркиләр яшәгән дип исбатлаган кеше. Бик күп топонимнар төрки сүзләргә барып тоташа. Аның менә бу фаразлары белән килешеп була”, - ди Ркаил Зәйдулла.

“Дөньяга, безнең төрки халыкларга кызыксыну уятуда аның әсәрләре бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре матбугатта чыккач, аңа каршы мәкалә дә язучылар булды. Төрки халыкларның тарихы белән шөгыльләнүчеләргә аның хезмәтләре ныклы чыганак булып хезмәт итәр дип ышанам”, - ди ул.

Морад Аджины соңгы юлга озату чарасы 10 март көнне 10:00 сәгатьтә Мәскәүнең №1 шәһәр хастаханәсендә узачак.

Морад Аджи – шагыйрь, публицист, төрки тикшеренүче. Үзенең хезмәтләрендә ул төрки халыкларының килеп чыгышын, аларның дөньяга керткән өлешен тикшерә. Милләте ягыннан - кумык. Казанга килгәч, кумыклар белән татарларның тел, кыяфәт, менталитет һ.б. яктан охшаш булуына игътибар итә һәм аны мәкаләләрендә тасвирлый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев