Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Галимнәр тәмәке тартуның тагын бер куркыныч ягын ачыклады

Никотинга бәйлелек психик авырулар килеп чыгу ихтималын арттыра.

Тәмәке тарту рухи чирләр барлыкка килү куркынычын арттырырга сәләтле булып чыкты. Бөек Британия генетиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Psychological Medicine журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Берләшкән Корольлекнең 500 меңнән артык кешесенә ДНК анализы ясалган. Шуннан чыгып, тикшеренүчеләр никотинга бәйлелектән җәфа чигүчеләрнең шизофрения һәм хроник депрессия корбаннарына әверелүе ике тапкыр ешрак булуын ачыклаган.

Моннан тыш, кагыйдә буларак, шизофрения һәм депрессия белән интегүчеләр психик авырулар булмаган кешеләргә караганда күпкә ешрак тәмәке тарткан.

Галимнәр фикеренчә, «никотин серотонин һәм дофамин – баш миенең ике мөһим сигнал молекуласы эшчәнлеген боза». Нәкъ менә шушы нейромедиаторлар шизофрения һәм депрессия үсешенә йогынты ясый.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек тәмәке һәм кальян тартучылар инфарктка ике-өч тапкыр ешрак дучар була, дип хәбәр иткән иде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев