Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ялган банкир хәйләсенә ышанып, Яшел Үзәндә яшәүче ханым 1,5 миллион сум акчасын югалткан

Яшел Үзәндә яшәүче 51 яшьлек ханым аферистлар хәйләсенә эләккән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полициягә ул аңа таныш булмаган кыз шалтыратуын, үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйли. Әлеге «хезмәткәр» хатынга аның исеменнән кредит рәсмиләштерелүен әйтә, аны ябу һәм гамәлдән чыгару өчен тагын бер кредит алырга киңәш итә.

Нәтиҗәдә, хатын төрле банклардан кредитлар ала башлый, ә соңрак аларны кыз күрсәткән хисапка күчерә. «Банк вәкиле» элемтәгә чыгудан туктагач, хатын үзенең мошенник корбаны булуын аңлый.

Тулаем алганда, Яшел Үзәндә яшәүче бу ханым 1 млн 420 мең сумыннан колак кага. Әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yalgan-bankir-xailasena-ysanyp-yasel-uzanda-yasauce-xanym-15-mln-sumga-yakyn-akcasyn-yugalta-5874969

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев