15 август 2023 яңалыклары
-
Татарстанга кайчан яңгырлар килүе билгеле
Идел буе төбәкләренең күпчелек өлешендә атна азагында һава температурасы төшә. Алар арасында Татарстан да бар. Бу хакта ТАССка «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус сөйләде. Ул бу атнада республикада яшәүчеләрне яңгыр һәм яшен көтүен әйтте.
-
Әсгать Сәфәров уңышлы спорт сезоны өчен Татарстан укчыларына бүләкләр тапшырды
Бүген Казан Кремлендә Татарстанның Стендка һәм пуля белән ату федерациясе вәкилләрен хөрмәтләделәр. 2023 елгы спорт сезоны ярышларында уңышлы чыгыш ясаган тренерларга һәм спортчыларга бүләкләрне Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.
-
Яшел ут “яшел елан” белән дус булучыларга янмый
Шофер онытма: “Аек йөртүче” чарасы бара
-
Кыз баланың күңелен китмәгез, кыз баланы артык күрмәгез...
Подъезд алдындагы утыргычта гәпләшеп утырган ике күрше агайның сүзләренә колак салдым беркөнне. Ниндидер Мусаны үги малае бик каты кыйнап ташлаган икән. “Ай-яй, җүнсез нәрсә, ничек инде әтиең урынына калган, тәрбия кылган, олы яшьтәге кешегә кул күтәрергә мөмкин!” – диде берсе.
-
Тегүче Гыйлембикә апага 95 яшь тулды
Юбилярны район социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.
-
Шартлауда кешеләр үлеме сәбәпле, Миңнеханов Дагыстан башлыгына кайгы уртаклашу белдерде
Махачкалада АЗС шартлавы аркасында кешеләрнең һәлак булуы һәм яралануы сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дагыстан башлыгы Сергей Меликовка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
-
«Транснефть – Прикамье» АҖ Татарстанда елга аша үткәргечнең су асты аша чыгуында планлы өйрәнүләр үткәрде
«Транснефть – Прикамье» АҖ белгечләре Татарстан Республикасында Степной Зәй елгасы аша Әлмәт-Азнакай – 2 магистраль нефть үткәргеченең (ППМН) су асты кичүендә планлы уку-күнекмә дәресе үткәрделәр.
-
Керәннедә яшь кәләш белән кияүгә «Кияү мунчасы» йоласын үткәрделәр
Керәнле авыл клубы, милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында' «Балкыш» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп, «Кияү мунчасы» hәм «Кияү коймагы» йолалары оештырды.
-
Ялган банкир хәйләсенә ышанып, Яшел Үзәндә яшәүче ханым 1,5 миллион сум акчасын югалткан
Яшел Үзәндә яшәүче 51 яшьлек ханым аферистлар хәйләсенә эләккән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.