Яшел ут “яшел елан” белән дус булучыларга янмый
Шофер онытма: “Аек йөртүче” чарасы бара
Республикада, шул исәптән районыбызда 14 августтан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручыларны ачыклауга юнәлдерелгән “Аек йөртүче” оператив-профилактика чарасы башланды. Автомобиль йөртү һәм аракы эчү – бер-берсе белән беркайчан да үзара сыеша алмый. Исерек кеше машина белән идарә итсә, бәла-каза китереп чыгаручыга әйләнә. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга аек булмаган килеш руль артына утыруның аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлатачаклар, андый вакытта иң яхшысы – җәяү йөрергә киңәш итәчәкләр. Профилактика чарасы 23 августка кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев