Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

ИМИНЛЕК – ҮЗЕБЕЗНЕҢ КУЛДА

Агымдагы елның 7 июлендә 04 сәгать 25 минутта янгын частеның диспетчерлык хезмәтенә Кызыл Мишә авылында янгын чыгуы хакында хәбәр керә.

Йорт хуҗаларының янгынны соңлап ачыклавы сәбәпле  (иртәнге сәгать булуы, күпчелек кеше йоклый)  янгын подраз­делениеләренең машиналары кил­гәндә  ут йортның бөтен мәйданнарын  ка­мап алган була. Нәтиҗәдә йорт тулы­сынча янып бетә. Әлегә янгынның сәбәпләре ачыклана.  Быел районда  теркәлгән янгыннарның күпчелеге җылыту мичләренең  төтенүт­кәргечләрендәге җитешсезлекләр, ягу һәм электр мичләрен куллануда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәл­мәвеннән һәм электротехник сәбәпләр­ белән бәйле. Беренче очракта  шушыларга игътибар итәргә кирәк! Шулай ук янгыннарга китерүче  элементар   куркынычсызлык  таләпләре турында онытырга ярамый. Янгын сүндерүдә беренчел чара – утсүндергеч (огнетушитель) икәнлеген истән чыгармыйк! Янгынны кеше үзе  бары тик    утның башлангычында, ялкын телләре  таралганчы гына сүндерергә мөмкин. Шулай ук  үз хуҗалыкларында беренчел  янгын  сүндерү җайланмалары булдыруга,  ян­гын турында автомат хәбәр иткечләр урнаштыруга җитди карасыннар иде. Карактан кала, уттан юк икәнлеген истән чыгармыйк! Безнең иминлек – үзебезнең кулда.

Айнур Галимуллин,

 Саба һәм Теләче районнарының  янгыннар күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев