Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан кибетендә бер сатып алучы чалбарына яшереп кыйммәтле балык урлаган

Хокук бозучыларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Казан супермаркетында бер сатып алучы, чалбарына яшереп, кыйммәтле балык урлаган. Бу хакта «Дельта» сак предприятиесе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Куркыныч хәбәре Җиңү проспектында урнашкан кибеттән кич белән килгән. Кибет хезмәткәре исерек хәлдәге һәм үзен әдәпсез тоткан сатып алучының каравылчыга сугарга теләве, башка хезмәткәрләргә бәйләнүе хакында сөйләгән. Соңрак ачыкланганча, бу кеше кыйммәтле балыкны киеменә яшергән,. Моны видеокамералар төшереп алган. Шуннан соң алар дусты белән кибеттән чыгып киткән. Каравылчы һәм сатучы полицейскийларны көткән арада, егетләр кире әйләнеп килеп, кибеткә кермәкче булган. Сак предприятиесе хезмәткәре аларны кул богавы һәм газ баллоны ярдәмендә тоткарлаган.

Фото: скриншот из видео youtube.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев