Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендәге кунакханәнең кер киптерү бүлмәсендә янгын чыккан

Ут белән көрәшүчеләр янгынны дүрт минут эчендә сүндергән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Казан үзәгендәге «Кристалл» кунакханәсе хезмәткәрләре һәм биредә вакытлыча торучылар кер киптерү бүлмәсендә янгын чыгу аркасында урамда калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яхин урамындагы «Кристалл» кунакханәсендә янгын чыгу турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 21.50 сәгатьтә килгән.

Урынга Казан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тоткан. 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бинаның җир асты парковкасында урнашкан кер киптерү бүлмәсендә кыска ялганыш хасил булуын, шуның аркасында янгын чыгуын ачыклаган.

Бинадан барлыгы 47 кешене эвакуацияләгәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны дүрт минут эчендә сүндергән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. 

Фото: МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев