Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда авариядә «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры машинада кысылып калган

Юл-транспорт һәлакәте төнлә Япиев урамында булган.

Казанда авариядән соң җимерелгән «Лада» машинасында йөртүчесе һәм пассажиры кысылып калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

«Кичә төнлә Япиев урамында юл-транспорт һәлакәте булды. 8нче йорт янында «Лада Гранта» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешкән. Ике машина да җитди зыян күргән, ә безнең ил җиңел машинасында ике кеше кысылып калган», — дип сөйләде шаһитлар.

Авария урынына табиблар, коткаручылар һәм полицейскийлар килгән. Ир-атларны машинадан алып хастаханәгә илтәләр.

Фото: Очевидцы

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев