Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы фатирда газ шартлаган

Әлеге йортта яшәүчеләрне эвакуациялиләр.

Казанда яшәүче бер ханым биш катлы фатирда газ шартлау аркасында зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 6.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 112 Волгоград урамы буенча урнашкан 19нчы номерлы биш катлы торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килде.

Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре чыкты. Фатирларның берсендә көнкүреш газы шартлавы ачыкланды.

Фатир хуҗасы зыян күргән.

Йортта ярыклар барлыкка килде, аның торышын комиссия бәяләячәк.

Фото: Әдилә Зыятдинова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X