Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда "ГАЗель"гә ут капкан вакыт видеога эләккән

Әлеге хәл бүген көндез Кол Гали урамындагы 7нче номерлы йорт каршында килеп чыккан.

Казанда Кол Гали урамындагы 7нче номерлы йорт каршында хәрәкәттә булган “ГАЗель”гә ут капкан. Бу хакта бүген шаһитлар социаль челтәрләрдә видео урнаштырган.

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, йөк машинасы юлда барганда янып киткән. Кадрларда ут тулысынча “Газель"нең кабинасын һәм кузовын ялмап алуы күренә.

Янгын шаһитлары хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәл урынына бик тиз килеп җиткән, тиз арада автомобильгә капкан утны сүндергәннәр.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X