15 апрель 2019 яңалыклары
-
Якын киләчәктә сөтне тулысынча Татарстанда эшкәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк
Марат Әхмәтов сөт җитештерүчәнлеген һәм сөт эшкәртүне киңәйтү буенча проектларны атады.
-
Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Быел Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.
-
Россиядә диспансеризацияне кичке вакытта да узып булачак
«Бу процессны оештыру — төбәкләрнең җаваплылык зонасы», — диде Хөкүмәт башлыгы.
-
Халык соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрованың ике спектаклен алып килә
27 - 29 апрельдә Казанда Чаллы театры гастрольләре уза.
-
Мөфтият: мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдинов вазифасыннан үз теләге белән китте
Ул Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары булачак.
-
Байлар Сабасының "Балачак" балалар бакчасында космонавтика көне
12 апрель – Космонавтика көнен Байлар Сабасының “Балачак” балалар бакчасында тәбияләнүчеләр күтәренке рухта билгеләп үтте.
-
Татарстанның Арча районы Кәче авылы янындагы юл су астында калган
Юл өстендә ташу суының биеклеге 180 сантиметр тәшкил итә.
-
Казанда "ГАЗель"гә ут капкан вакыт видеога эләккән
Әлеге хәл бүген көндез Кол Гали урамындагы 7нче номерлы йорт каршында килеп чыккан.
-
Лилия Муллагалиева төпчек улын күрсәтте. Кемгә охшаган? [фото]
Күптән түгел дүртенчегә әни булган Лилия Муллагалиева Инстаграмда балаларының фотосын урнаштырды. Әлеге фотода кечкенә Илһамның йөзе дә аңлашыла. «Көннәр буе кайнашабыз аның янында. Рәхәт. Аллага шөкер. Дүртенчебез», дип язган җырчы.
-
Элвин Грейның директоры җырчыга алмашка яңа популяр артист тапкан
Яңа музыкаль лейбл булдыруга багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 7 майда узачак.
-
Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә зыярәт кылды
Искә алу чарасында бөек татар шагыйрен милләтебезнең пәйгамбәре дип атадылар.
-
Данис Зарипов «Ак Барс»тагы планнары хакында: Әлегә минем белән сөйләшү булмады
Зиннәтулла Билалетдинов 11 апрельдә «Ак Барс» хоккей клубы баш тренеры вазифасыннан китте.
-
Аманулла "Моңлы ядкәр"
13 НЧЕ АПРЕЛЬ КӨННЕ Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә урман селекция – орлыкчылык һәм Дендрология бакчасы коллективы тарафыннан Аманулланың “Моңлы ядкәр” спектакле сәхнәләштерелде.
-
“Ышанмасаң, эшләп йөрисе дә юк”
Узган атнада Казанда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр. Президент та катнашкан җыелышта былтыргы эшкә нәтиҗә чыгардылар. Коррупциядән 2018 елда 800 миллион сум зыян килгән. Җәза алган түрәләр дә җитәрлек. Башкалары моннан сабак аламы? Халык нәрсә көтә? Саннарны арттырып күрсәткән Кукмара китапханәчесенең гаебе бармы? Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең тикшерүләр бүлеге баш белгече Салават Рәхимов белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
15 – 21 апрель көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Казанда Глинка исемендәге халыкара вокал конкурсы бара.