Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасының "Балачак" балалар бакчасында космонавтика көне

12 апрель – Космонавтика көнен Байлар Сабасының “Балачак” балалар бакчасында тәбияләнүчеләр күтәренке рухта билгеләп үтте.

Атна дәвамында һәр төркемдә космоска багышланган әнгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, аппликацияләр эшләнде. Бәйрәм көнендә исә Саба үзәк балалар китапханәсеннән килгән белгечләр Белка һәм Стрелка булып киенеп керделәр. Алар балаларга уен формасында беренче тапкыр космоска очучы  булулары хакында сөйләделәр, уеннар уйнаттылар, Юрий Гагарин турында видеолар күрсәттеләр. Көн дәвамында тәрбиячеләр балаларны сенсор бүлмәдә үзебез ясаган “Планетарий”га экскурсиягә алып кереп, йолдызлар турында, планеталар һәм  кояш системасы хакында сөйләделәр. Ә бакча коридорында балалар һәм аларның әти-әниләр өчен махсус фотога төшү өчен космос темасына почмак эшләнде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев