Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфтият: мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдинов вазифасыннан үз теләге белән китте

Ул Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары булачак.

Татарстан мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз теләге белән бу вазифасыннан киткән. Аның гаризасын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалаган. Бу хакта "Татар-информ"га Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 

"Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы эш киңәшмәсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның үз теләге белән җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасар вазифасыннан китүе хакындагы гаризага кул куюын әйтте", - диелә хәбәрдә.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәзер Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының рәисе урынбасары булып хезмәт итәчәк. "Камил Сәмигуллин нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюповка Мансур хәзрәтнең дини эшчәнлектәге күпьеллык тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте", - диелә назәрәт хәбәрендә. 

  • Мансур хәзрәт Җәләлетдинов 1960 елда Казанда туган. Югары дөньяви һәм дини белемгә ия: “Мир-Араб” (Бохара шәһәре) мәдрәсәсен, Казанның “Мөхәммәдия” югары мәдрәсәсен тәмамлаган. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары вазифасында 2017 елның апреленнән эшләде.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев