Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын киләчәктә сөтне тулысынча Татарстанда эшкәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк

Марат Әхмәтов сөт җитештерүчәнлеген һәм сөт эшкәртүне киңәйтү буенча проектларны атады.

Гамәлдәге проектлар нәтиҗәсендә, республикада җитештерелә торган сөтне тулаем үзебездә эшкәртергә сәләтле булачакбыз. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шул хакта әйтте.

"Якын арада республикада 1300 тонна сөт эшкәртәчәк предприятие барлыкка килгәч, тәүлегенә 4 мең тонна сөтне үзебездә эшкәртә алачакбыз. Мәҗбүри үзеңдә эшкәртергә кирәк дигән сүз түгел. Биредә сөтне чимал буларак җитештерүче хуҗалыкка бер литр сөт өчен 25 сум бирелеп, Самара яки Саратовта сөт җитмәгәнлектән, анда 30 ны бирергә телиләр икән, әлбәттә, ‪ул 30‬ сумга анда сатарга тырышачак", - ди министр.

Марат Әхмәтов фикеренчә, 4 мең тонна сөтне эшкәртү мөмкинлеге туу эшкәртүчеләр арасында көндәшлекне үстерәчәк. Ул бүген Татарстанда сөт җитештерүчәнлеген арттыру юнәлешендә 23 млрд сумга 24 проект гамәлгә ашырыла, диде. «Барлык проектлар 35 мең терлеккә исәпләнгән. Бөгелмә районында 3600 савым сыерына каралган беренче комплексны быел көзен кулланышка кертергә җыенабыз», - диде министр.

Республикада сөт эшкәртү буенча 5 проект күздә тотыла (бәясе 4 млрд сум дип бәяләнә). «Казан сөт эшкәртү заводына зур инвестицияләр кертелә, 1,5 млрд сум инде кертелгән. Бүген Казан сөт комбинаты 290 тонна сөт эшкәртә, киләчәктә 1 мең тоннага чыгарга җыена», - диде Әхмәтов. Кукмарада тәүлегенә 500 тонна сөт эшкәртү турында проект буенча сөйләшүләр барганын әйтте.

Министр Актаныш сөт комбинатында реконструкция барганын белдерде. «Актаныш бүген 60 тонна сөт эшкәртә, 200 тоннага җитү бурычын күздә тота. Мамадышта да эшчәнлек киңәя. Биектауда Калинино авылы янында яңа ике завод эшли. Һәрберсе 200 шәр тонна сөт эшкәртә, алар тагын 200 шәр тоннага киңәергә уйлыйлар», - диде.

Министр соңгы елларда республикада дуңгыз, кош итен эшкәртүгә ирешелгәнен әйтте. «Мөгезле эре терлек итен эшкәртү мәсьәләсе дә хәл ителгән дип саныйм", - диде. Соңгы 5 елда 86 мал чалу комплексы төзелгәнен, һәр районда 2-3 шәр шундый комплекс булганын әйтте.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев