Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда кунакханәдә торган ир-ат, пычак белән янап, бүлмәне бушатудан баш тарта

Бу хәл чәршәмбе көнне шәһәрнең Идел буе районы кунакханәләренең берсендә булган.

Казанда мини-отельдә торган ир-ат, пычак белән янап, бүлмәне бушатудан баш тарткан. Бу хакта «Татар-информ»га «Дельта » сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Чәршәмбе, 18 сентябрьдә, көндез «Дельта» мониторингының үзәк станциясе пультына шәһәрнең Идел буе районында урнашкан мини-отеленнән хәвеф сигналы килде», – дип сөйләделәр «Дельта»да.

Ике минуттан соң кунакханәдә тиз арада җавап бирү төркеме килеп җиткән. Отель хезмәткәрләре иртәдән үк чыгарга тиеш булган исерек кешенең бүлмәне бушатудан баш тартуы, җәнҗал оештыруы, шуннан соң номерда ябылуы хакында сөйли. Шуның өстенә, җәнчалчы пычак белән коралланган.

«Дельта» сугышчылары запас ачкыч ярдәмендә номерны ачканнар, ир-ат кулыннан пычакны тартып алганнар. Җәнҗалчы бик тиз айный, отель һәм «Дельта» хезмәткәрләреннән гафу үтенә. Кунакханә администраторы тавышлы клиентны гафу иткән һәм полиция чакыртмаска карар кылган.

Фото: пресс-служба охранного предприятия «Дельта»

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X