Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда яшәүче ир-ат мунчада янгынын сүндергәндә пешкән

Кичә иртән шәһәрнең Идел буе районында чыккан янгынның мәйданы 60 кв метр тәшкил иткән.

Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-ат мунчада чыккан янгынны сүндергәндә муенын пешергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 7.14 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казанның Идел буе районында Урожайная урамында мунча һәм ишегаллары корылмалары януы турында хәбәр килде», – диделәр министрлыкта.

Һәлакәт аркасында, 29 яшьлек мунча хуҗасының муены пешкән. Янгын 60 кв. метр мәйданга зыян китергән.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев