31 август 2019 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова 30 август турында: “Гомердә онытасым юк бу көнне”
0 август, Республикасы көнендә, Пирамида концертлар залында «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты булып узды. Республика көне уңаеннан, Tatar Today концертта чыгыш ясаучы җырчыларның әлеге бәйрәм турында беренче тапкыр кайчан ишетүләре турында кызыксынды. Кемдер Республика көнен игълан ителгән көннән башлап белсә, кемдер Казанга килгәч кенә бу бәйрәмне үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән.
-
Казанда талкыш кәләвә ясау буенча рекорд куйдылар
Иң зур талкыш кәләвенең биеклеге 1 метр, диаметры 50см, ул 4200 данә стандарт талкыш кәләвәдән тора.
-
Казанда яшәүче ир-ат мунчада янгынын сүндергәндә пешкән
Кичә иртән шәһәрнең Идел буе районында чыккан янгынның мәйданы 60 кв метр тәшкил иткән.
-
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты
Татарстан Президенты бүген Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнаша.
-
Республика көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керде
Монреаль татар җәмгыяте Татарстанны һәм анда яшәүчеләрне шул рәвешле истәлекле көн белән тәбрик иткән.
-
Татарстанда кырау төшәргә мөмкин
Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер районнарда туфракта 0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
-
Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Бәйрәм белән!» - диелгән Татарстан Республикасы Президенты котлавында. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/31/192582/
-
ЯҢА СТУДЕНТЛАРГА ПРЕЗИДЕНТТАН АКЧА!
Әле генә студент булдың, һәм сиңа Президент үзе стипендия түли! Төш түгел бу, өн, дустым! Яңа уку елыннан дәүләт вузларында укучы 89 студентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендиясе түләнәчәк.
-
Республика көне уңаеннан мини футбол турниры
2019 елның 30 августында Евлаштау авылында Татарстан Республикасы көненә багышлап мини-футбол буенча турнир узды. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Евлаштау, икенче урын- Мишәбаш һәм өченче урында-Шекше командасы. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде
-
Гиннес рекорды өчен Уфа оркестрлары Россия гимнын массакүләм башкаруда катнаша
Акция 1 сентябрьдә «Газпром Арена» стадионында «Спартак» һәм «Зенит» матчы алдыннан узачак.
-
Янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә биш катлы йортта яшәүчеләр урамда калган
Янгын кичә кич Малая Красная урамында булган.
-
Композитор Гөлнара Тимербулатова татарча инди, рок, рэп юнәлешләрен хуплады
“Татарча да инди, рок, рэп жанрлары булсын, алар һәрберсе аерым сәнгать”, - диде композитор.
-
Республика көненә багышланган Шәмәрдән авылы ишегаллары һәм урамнары арасында баскетбол буенча Турнир
Кичә Шәмәрдән авылы ишегаллары һәм урамнары арасында Республика көненә багышланган баскетбол буенча турнир узды. Барлыгы 4 команда катнашты.
-
Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапкан
РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге халыкка уяу булырга киңәш итте.
-
Республика көне Салават башкаруында җыр һәм салют белән тәмамланды
Казанның Гаилә үзәге янында узган бәйрәм концертында Pompeya һәм "Рондо" төркемнәре, Feduk һәм Лэйна чыгыш ясады.