Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда талкыш кәләвә ясау буенча рекорд куйдылар

Иң зур талкыш кәләвенең биеклеге 1 метр, диаметры 50см, ул 4200 данә стандарт талкыш кәләвәдән тора.

Бүген "Туган авылым" комплексында Татарстан Республикасы көне һәм "Туган авылым" комплексы туган көне уңаеннан иң зур талкыш кәләвә ясау буенча рекорд куелды. Аны әзерләүгә ике тәүлек вакыт киткән.

"Талкыш кәләвә" рецептын беркайчан да сер итеп сакламадым. Хәзер дә теләгән кешеләрне өйрәтәм. Талкыш кәләвәне пешереп күчтәнәчкә алып килсәң, сине түргә утырталар", - диде милли ризыкны пешерүче Лилия Байкеева. Иң зур талкыш кәләвәне ике көн буе ясауларын, бик авыр булуын да әйтте.

  • Иң зур талкыш кәләвенең биеклеге 1 метр, диаметры 50см, ул 4200 данә стандарт талкыш кәләвәдән тора.

Килгән кунакларны Татарстан дәүләт комитетының туризм буенча җитәкчесе Сергей Иванов сәламләде. "Талкыш кәләвә - кунакларны сыйлый торган сыебыз", - диде ул.

"Без ел саен кунакларыбызны рекордлар белән сөендерәбез. Татар кухнясын танытырбыз дип өметләнәм", - диде "Туган авылым" комплексы оештыручысы Радик Абдрахманов.

"Талкыш кәләвәне пешерә белмим, карарга килдем. Элек аның рецептын сер итеп саклыйлар иде, болай итеп күрсәтмиләр иде. Хәзер өйдә пешерүчеләр бар, ләкин алар да үзләренең гаилә рецепты буенча гына пешерә. Талкыш кәләвә - татар халкыбызның татлы, милли ризыгы", - диде Казаннан Рушания Булатова.

Талкыш кәләвә буенча мастер класс күрсәттеләр. Чараны "Эфир" каналыннан Максим Проперлов алып барды.

Татарстанда ел саен милли ризык буенча рекорд куела. Моңа кадәр өчпочмак, кош теле пешерү буенча рекорд куйганнары бар иде. 

Фото: Рамиль Гали

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X