Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Композитор Гөлнара Тимербулатова татарча инди, рок, рэп юнәлешләрен хуплады

“Татарча да инди, рок, рэп жанрлары булсын, алар һәрберсе аерым сәнгать”, - диде композитор.

Татар композиторы Гөлнара Тимербулатова татар музыкасының һәр яңа юнәлеше дә яшәргә хокуклы дип саный. Бу фикерен ул 30 августта Казан Кремлендә үткәрелгән TAT CULT FEST фестивалендә “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Миннән еш кына: “Татар җыры яисә татар музыкасы нәрсә ул?” – дип сорау бирәләр. Менә ул – биредә! Бу яшь башкаручылар татар музыкасын барлыкка китерә дә инде. Без гел “бер балык башын чәйни алмыйбыз” бит инде. Шуңа күрә без дөньяга үзебезнең турыда әйтергә тиеш, шуңа күрә дә яшьләр музыкаль экспериментлар ясый дип уйлыйм”, - диде ул.

Гөлнара Тимербулатова инди, рок, рэп һ.б. жанрлар татарларда да булсын, алар һәрберсе аерым сәнгать, дигән фикердә. “Барлык юнәлешкә дә яңгырарга мөмкинчелек бирергә кирәк, әмма шул ук вакытта тамырларыбыз турында да онытырга ярамый”, - диде композитор.

“Соңгы вакытта татар яшьләре үзләрен актив күрсәтә башлады. Әлбәттә, мин моңа шаккатам, чөнки алар мине якты хисләре һәм тәҗрибәләре белән дөньямны киңәйтә. Шул дулкында буласы, гел күзәтәсе килә. Алар белән бергәләп иҗат итү миңа рәхәт. Ягъни иҗат бер урында гына калырга тиеш түгел, хәрәкәттә булырга тиеш”, - диде Гөлнара Тимербулатова.

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев