Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты

Татарстан Президенты бүген Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты белән килде. Визитның төп максаты - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу.

Нефтьчеләр көнендә урам сәнгате фестивале кысаларында үткән мастер-класста Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов та катнашты. Җитәкчеләр барабанда бер минут дәвамында уйнадылар. Аларны джембе буенча дәресләр бирүче өйрәтеп торды. Ахырдан Татарстан Президентының барабанда уйнарга өйрәнүен карап торган тамашачылар җитәкчеләрне алкышлады.

Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/31/192601/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев