Кощак тавындагы юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде
Хәвеф-хәтәр

Кощак тавындагы юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде

Бүген Казан -Шәмәрдән улының 20 чакрымында (Питрәч районы Кощак авылы янәшәсендә) чама белән 11 сәгать 30 минутта коточкыч юл һәлакәте булды.

Бетон блоклар төягән "КамАЗ" белән "Хендай соната" машинасы бәрелеште.Нәтиҗәдә 3 кешенең гомере өзелде. Юл һәлакәте булган урында озын бөке хасил булды.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана. Фотолар социаль челтәрләрдән алынды.

Юлларда сак булыгыз!


Нет комментариев