Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирда чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Янгын Химиклар урамындагы йортның ике бүлмәле фатирында чыккан.

Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирларның берсендә янгын сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Химиклар урамындагы биш катлы йортның ике бүлмәле фатирында янгын чыгу турында хәбәр килде.

Урында 86нчы янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре ир-атның үлгән икәнлеген ачыклый.

Янгын мәйданы биш квадрат метр тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәпләрен белгечләр тикшерә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев