3 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстаннан Луиза Бәдриева Россиядә иң яхшы такси йөртүчесе булды
Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финалы Сочида 1 һәм 2 ноябрьдә узды.
-
Чаллыда ир-атның велосипедка тагылган чанада баланы йөртүен видеога төшергәннәр
Велосипед куркынычсыз тизлек белән бармый, бала утырган чананың хәтта чайкалып китүе дә күренә.
-
Иммунитетны ныгыту өчен диетологлар тозлы кәбестә ашарга киңәш итә
Белгечләр С витаминының цитруслы җиләк-җимештә түгел, ә тозлы кәбестәдә күбрәк булганлыгы турында сөйләде.
-
Менделеевскида биш катлы йорттагы фатирда чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Янгын Химиклар урамындагы йортның ике бүлмәле фатирында чыккан.
-
«Бераз эндәшми торчы» — Гүзәл белән Фирдүснең шау-шулы вакыйгасы Илсөя Бәдретдинованың дөньяга карашын үзгәртә
Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевның шау-шу чыгарган вакыйгасы Илсөя Бәдретдинованың дөньяга карашын үзгәртергә мәҗбүр итә. Бу хакта җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиеваның юлда барганда төшергән видеосын карап белергә мөмкин.
-
Питрәчтә ир-ат, йортын һәм мунчасын саклап калам дип, янгында зыян күргән
Көек авылында 100 квадрат метр мәйданда янгын чыккан.
-
Авыл районнары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты
2019 елның 2 октябрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында "Сәләмәтлек" XVI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды.
-
“Нефтехимик” – “Ак Барс” каршылыгында Түбән Кама хоккейчылары өстен чыкты
Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы рәттән сигезенче җиңүгә иреште.
-
Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир башланды
Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Түбән Шытсу авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.