Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә ир-ат, йортын һәм мунчасын саклап калам дип, янгында зыян күргән

Көек авылында 100 квадрат метр мәйданда янгын чыккан.

Питрәч районында янгында ир-ат зыян күргән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Көек авылында йорт януы турында хәбәр килде. Ут мунчага күчкән.

Янгын сүндерүчеләрне 61 яшьлек йорт хуҗасы каршы алды. Ул янгынны үзе сүндерергә тырышуын, тик бите һәм куллары пешүен сөйләде. Табиблар аңа урында ярдәм күрсәтте.

100 квадрат метр мәйдандагы янгын 40 минут эчендә сүндерелде. Урында 7нче һәм 126нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре, шулай ук Шәле авылы янгын сүндерүчеләре эшләде.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев