Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл районнары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты

2019 елның 2 октябрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында "Сәләмәтлек" XVI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды.

Ярышларга түбәндәге районнар командалары килде:

1.      Азнакай районы

2.      Актаныш районы

3.      Алексеевск районы

4.      Әлки районы

5.      Әлмәт районы

6.      Арча районы

7.      Баулы районы

8.      Зәй районы

9.      Яшел Үзән районы

10.    Кукмара районы

11.    Түбән Кама районы

12.    Питрәч районы

13.    Саба районы

14.    Спас районы

15.    Теләче районы

Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирзянов, Татарстан Республикасының бадминтон буенча җыелма командасы баш тренеры Игорь Борисович Назаров, ярышларның баш хөкемдары Альфред Зирякович Шамгуллин.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев