Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир башланды

Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Түбән Шытсу авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.

Кичә, 2019 елның 2 ноябрендә турнир Түбән Шытсу авыл җирлегенең Түбән Шытсу мәдәният йортында старт алды. Турнир 1х1 форматында, төркем системасы буенча узды.

Турнир нәтиҗәләре буенча ике катнашучы – Рәмзил Гомәров һәм Айнур Мөхәммәтшин 2019 елның 1 декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында узачак финал этабына чакыру алды.

Исегезгә төшерәбез, киберфутбол буенча турнир ноябрь дәвамында Сатыш, Явлаштау һәм Шәмәрдән авыл җирлекләре территориясендә узачак.

10 ноябрь, 2019 ел-Сатыш авылы мәдәният йорты,

17 ноябрь 2019 ел – Явлаштау авылы мәдәният йорты,

24 ноябрь, 2019 ел-Шәмәрдән авылы мәдәният йорты

2019 елның 1 декабрь-финал этабы

Башлана: 10.00 сәгатьтә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев