Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Нефтехимик” – “Ак Барс” каршылыгында Түбән Кама хоккейчылары өстен чыкты

Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы рәттән сигезенче җиңүгә иреште.

Түбән Камада “Нефтехимик” Казанның “Ак Барс” командасын кабул итте. Татарстанның ике хоккей командасы каршылыгында “Нефтехимик” җиңде. Матч исәбе – 4:2. Әлеге җиңү “Нефтехимик” өчен рәттән сигезенчесе булды.

“Ак Барс” белән “Нефтехимик” бу сезонда өченче тапкыр очрашты, өч уенның икесендә “Ак Барс” җиңсә, бүгенгесендә Түбән Кама командасы өстенлекне алды. “Нефтехимик” моңа хәтле Казан командасын бер ел элек җиңгән булган, 2018 елның 3 ноябрь көнендә.

Беренче период. Алтынчы минутта Александр Черников “Нефтехимик” өчен гол кертте, исәп ачылды (1:0).

Икенче период. Унбишенче минутта “Нефтехимик” һөҗүмчесе Марат Хәйруллин командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Уналтынчы минутта Павел Порядин “Ак Барс” капкасына өченче алканы кертте (3:0). Период ахырына җиде секунд кала, “Нефтехимик” күпчелектә уйнаганда, Андрей Сергеев Түбән Кама командасы өчен тагын бер алка кертте.(4:0).

Өченче период башында “Ак Барс” капкачысын алмаштырды, Адам Рейдеборн урынына Тимур Биләлов чыкты. Унынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Мэттью Фрэттин “Нефтехимик” капкасына беренче алканы кертте (4:1). Период уртасында “Нефтехимик” уенчысы Марат Хәйруллин, “Ак Барс” хоккейчысын тез тирәсенә бәреп екканы өчен, уен ахырына хәтле бозга чыгу мөмкинлеген югалтты. Унөченче минутта, Данис Зарипов, күпчелектә уйнаганда, “Ак Барс” өчен икенче алканы кертте (4:2).

Командалар составы:

“Нефтехимик”:
Барулин (Шарыченков);
Порядин – Митчелл – Уайт, Пайгин – Мёрфи;
Шиксатдаров – Куликов – Хәйруллин, Брынцев – Шәрипҗанов;
Падакин – Берглунд - Энлунд, Сергеев – Рясенский;
Казионов – Шәрифьянов – Черников ( Хисаметдинов), Захарчук.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Лямкин;
Фрэттин – Основин – Ли, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Глухов – Фисенко (Кара), Фазылҗанов.

Командаларның киләсе уеннары 4 ноябрь көнне узачак: “Нефтехимик” Түбән Камада “ЦСКА”ны кабул итә, “Ак Барс” Череповецта “Северсталь”гә каршы уйный. Матчлар 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев