Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ

Тикшерүчеләр видеоны җентекләп өйрәнергә, әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләрне һәм аэроклуб җитәкчеләре арасында сораштыру үткәрергә ниятли.

Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең видеосы дөнья күрде, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр видеоны җентекләп өйрәнергә, шулай ук әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләрдән һәм аэроклуб җитәкчеләре арасында сораштыру үткәрергә ниятли.

Спортчыларның берсе икенчесенең инде ачылган парашютына очып керә. Нәтиҗәдә, икесе дә аңын югалта һәм җиргә запас парашютта төшәләр. Парашютчыларның берсенең - «Ашыгыч ярдәм» машинасында, икенчесенең җирле хастаханәдә гомере өзелә. Әлеге фаҗига буенча тикшерү эше башланды.

Фото: СК РФ по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X