21 май 2018 яңалыклары
-
Табиб Комаровский Казанда балалар авырулары буенча әниләрнең сорауларына җавап бирде
Табиб Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән дә танышты.
-
Казанда Әмир Мәхмүдовны соңгы юлга озаттылар
Шагыйрьне туган авылы Габдрәшиткә алып кайтып җирләячәкләр.
-
Сабаның “Аргамак” картодромында картинг ярышларының ябылу тантанасы
Кичә, 20.05.2018, Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында 12-нче шәхси Татарстан Республикасы Чемпионаты «KZ2» төрләрендә, «Ротакс Макс» – 2-нче этабы; 12-нче шәхси Татарстан Республикасы Беренчелеге «Мини», «Супер-Мини» төрләрендә, «Ротакс Макс-Юниор» да - 2 нче этабы; Татарстан Республикасы Академиясе ФАМС «Микро» – 2-нче этабы. Республика ачык ярышлары: 33-ий Казан шәһәренен ачык Чемпионаты «Стриж», «Пилот», «Минск-125» төрләрендә; 19-нче Татарстан Республикасы Кубогы ярышлары «Восход» – 1-нче этабының ябылу тантанасы узды.
-
Әминов туган телләрне ихтыяри укыту турында: "Алайса, Конституцияне үзгәртегез"
Милли республика депутатлары милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канунны яклый алмый, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
-
“Әкият” курчак театры дөнья чемпионаты көннәрендә ике татарча спектакль күрсәтә
Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 16, 17, 21, 23, 24, 27, 30 июнь, 1 июль көннәрендә үтә.
-
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми
"Россия авторлык җәмгыяте"нең Татарстан буенча филиалы директоры композиторларга бер җыр өчен түләнелгән гонорарның бәясен нормаль дип белдерде.
-
"Саба дулкыннары" радиосы "Дулкын" радиосы буларак эшли башлады
Шушы көннән башлап радио тәүлегенә 24 сәгать эшлиячәк.
-
27 ел элек яулап алынган хокуклар кайда?
Күрмәмешкә салышу белән битарафлыкның әҗерен күрәбез. Узган атна азагында Казанда милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына каршы үткәрелгән митингта әнә шул фикер әйтелде. Чарага нибары йөзләп кеше чыккан иде.
-
ГАЛӘМ КУНАКХАНӘСЕ
Тиздән теләге булган һәр кеше отпускысын галәмдә уздыра алачак. Ял акчасы рөхсәт итсә, билгеле. 2022 елда Җир орбитасында дөньяда беренче галәм кунакханәсе барлыкка килергә тиеш.
-
Шәмәрдән лицееның Дума активистлары «Инициатива – 2018» Республикакүләм балалар хәрәкәте Фестивалендә
Казан шәһәренең “Очкын” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында традицион булган “Инициатива” Республикакүләм балалар хәрәкәте фестивале булып үтте.
-
Ничек казылык ясарга
Казылык, яңа суелган сыер яки атның корсак өлешеннән һәм башка сөяксез урынындагы итеннән ясала. Ни өчен яңа суелган мал итеннән дисәгез, яңа суйган иткә тоз һәм борыч әйбәтрәк сеңә.
-
Гагарин Кубогы Арча районына кайта
Быел «Ак Барс» хоккей командасы яулаган Гагарин Кубогын гап-гади татар авылларында да күрергә мөмкинлек туа. Эмиль Гарипов Кубокны Арча районына алып кайтса, Данис Зарипов Алабуга төбәге халкын шатландырырга җыена.
-
Раил Садриев Буа театрын халыкара аэропорттагы лайнер белән чагыштырды
15 – 24 майда Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» фестивале уздырыла.
-
«Россия-1» телеканалы «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча фильм төшерә башлый
Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкарачак.
-
Шәмәрдәндә «Ильхамият» төркеменең ретро-концерты
Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясенең «Ильхамият» төркеме, ретро-концерт куйды.