Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми

"Россия авторлык җәмгыяте"нең Татарстан буенча филиалы директоры композиторларга бер җыр өчен түләнелгән гонорарның бәясен нормаль дип белдерде.

Танылган яшь композитор Эльмир Низамов социаль челтәрләрдә үзенең бер җыры өчен телевидениедән ничә сум алганын язган. "Россия авторлык җәмгыяте"нең Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Эльмир Низамовның гонорарын нормаль дип белдерде.

Танылган яшь композитор Эльмир Низамов социаль челтәрләрдә үзенең бер җыры өчен телевидениедән ничә сум алганын язган. “Россия авторлык җәмгыятеннән килгән гонорар хатымны алдым. Телевидениедә 84 тапкыр яңгыраган җырым өчен 79 сум да 18 тиен язылган! Ягъни бер тапкыр яңгыраган өчен 94 тиен түләнелгән. Аларның ни рәвешле санаганнары минем өчен мәңгегә табышмак булып калыр, мөгаен”, – дип чаң суккан Эльмир Низамов үзенең аккаунт битләрендә.

"Россия авторлык җәмгыяте"нең Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов Эльмир Низамовның гонорарын нормаль булуын дәлилләп бирде.
“Эльмирның хәлен беләм, бик тә аңлыйм аны, күбрәк акча эшлисе киләдер, сүз дә юк. Әмма "Россия авторлык җәмгыяте"нең билгеле бер ставкалары бар. Кайсыдыр телеканал, мәсәлән, бер ай буена билгеле бер сумма акча түли. Илле мең түләнелсә, авторга илле меңе дә кайта дигән сүз түгел бит, аның проценты бар. Иң зур түләүче телеканал – Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) каналы. Ул бер кварталга уртача 350 000 сум түли. “TMTV”, “Мәйдан” кебек телеканаллар азрак түли. Уйлап карагыз сез, анда бит өч ай дәвамында меңнәрчә автор яңгыратыла! Ул бит Эльмир Низамовка гына түгел, шул сумма меңләгән авторга бүленеп бирелә”, – диде ул.

Зөфәр Хәйретдинов сүзләренчә, канал белән "Россия авторлык җәмгыяте" иң элек килешү төзи: “Аның ставкалары бар, мәсәлән, концерт өчен йөз мең бирелсә, шуның биш меңе авторга бара. Ротациягә кертелгән җырның билгеле бер вакыт аралыгында күпме, ничә тапкыр яңгыраганын, озынлыгын канал үзе исәпләп чыгара. Ул һәрбер җырга күпме өлеш чыкканын шуннан чыгып нәтиҗә ясый, аннан соң түләнәчәк акчаны һәр композиторга, һәр шагыйрьгә шул коэффициентка тапкырлый. Бер караганда, катлаулы мәсьәлә дә түгел, икенче яктан, ул мәшәкатьле математик исәпләү”, – диде ул.

Зөфәр Хәйретдинов Эльмир Низамовның гонорарын табигый хәл дип саный: “Эльмир Низамов – өметле яшь композитор. Ул күбрәк күләмле әсәрләр иҗат итү буенча эшли, симфонияләр, рок-опералар яза. Эльмир Низамовка түләнгән гонорарны нормаль дип саныйм. Ул бит бер генә җыр өчен. Йөз җыры була калса, 80 сум түгел, ә 80 000 түләнер иде. Миңа калса, бер җыр өчен 79 сум нормаль, табигый хәл”, – диде ул.

“Шәхсән минем хәзерге вакытта радио-телевидениедә актив рәвештә биш йөзгә якын җырым яңгырый. "Россия авторлык җәмгыяте" гонорар түләгәндә миңа исемлек җибәрә. Анда кайсы җырым кайда кулланылганы, радио-телевиденидә ничәшәр тапкыр кабатланылганы языла. Минем дә 40,75 сумлык гонарарларым да бар! Бу – нормаль сумма. Ә инде бер генә җыр язып, күбрәк акча таләп итү бернинди кысаларга сыймый”, – диде Зөфәр Хәйретдинов.

“Радио-телевидениедән кала да кулланучылар күп бит. Шул ук концертларны алыйк. Тамчыдан күл җыела инде ул. Ротациягә бер генә җырың бирелсә, әле тутырып акча алам дип уйларга кирәкми”, – дип йомгаклады фикерен Зөфәр Хәйретдинов.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X