Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Әкият” курчак театры дөнья чемпионаты көннәрендә ике татарча спектакль күрсәтә

Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 16, 17, 21, 23, 24, 27, 30 июнь, 1 июль көннәрендә үтә.

“Әкият” татар дәүләт курчак театры Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 4 мең тамашачыга хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә театр җитәкчелеге хәбәр итте.

Чемпионат көннәрендә театр программасына багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Роза Яппарова, баш режиссеры Илдус Зиннуров, театр артистлары Фәнзилә Сабирова, Эльвира Гыйлемханова, Эдгар Гайнуллин катнашты.

Роза Яппарова чемпионат вакытында репертуардагы иң яхшы спектакльләр кертелүен билгеләп үтте. Программага өлкәннәр өчен чыгарылган “Ночь перед рождеством” премьерасы да, нәниләр өчен “Мендәрдәге әкият” проекты спектакле дә кертелгән. Мәдәни программа кысаларында ике татарча спектакль бар – Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” һәм Габдулла Тукай әкияте буенча “Су анасы” спектакльләре.

Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 16, 17, 21, 23, 24, 27, 30 июнь, 1 июль көннәрендә үтә.

Спектакльләргә билет бәясе 200 сум гына. Шунлыктан акцияләр үткәрүнең кирәге юк, болай да билетлар бик арзан тора дип саный театр җитәкчелеге.

Шунысы да игътибарга лаек: “Әкият” татар дәүләт курчак театры бинасы – Россиядә курчак театры өчен дип төзелгән бердәнбер бина. “Фестивальләргә һәм гастрольләргә еш йөрибез. Без кайсы театрның нинди бинада эшләгәнен яхшы беләбез. Безнеке кебек бина беркая да юк”, - ди театр директоры. Казанга автобуслар белән килгән туристлар “Әкият” курчак театры буйлап экскурсиягә керергә яраталар. Театр аларга бөтен мөмкинлекләрне тудыра, театрның цехларына кадәр күрсәтелә. 

Фото: Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X