Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

«Россия-1» телеканалы «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча фильм төшерә башлый

Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкарачак.

«Россия-1» телеканалы «Зөләйха күзләрен ача» дигән күп серияле фильм төшерә башлый. Картинада төп рольне Чулпан Хамматова башкарачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Фильм 2019 елның икенче яртысында телеэкраннарга чыгар дип көтелә.

Картинаның режиссеры — Егор Анашкин. Сценарийны берничә автор яза. Аның соңгы варианты Гүзәл Яхина белән килештереләчәк.

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дигән беренче китабы бестселлерга әверелде һәм 20 телгә тәрҗемә ителде. Ул беренче тапкыр Уфаның М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында куелды. Гүзәл Яхина режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә югары бәя бирде.

Фото: http://www.bashinform.ru

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X