Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Раил Садриев Буа театрын халыкара аэропорттагы лайнер белән чагыштырды

15 – 24 майда Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» фестивале уздырыла.

Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев үз театрын халыкара аэропортта торган зур лайнер белән чагыштырды. “Двигательләре кабынган, артистларны җыеп бетерәбез дә күтәрелеп китәбез”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә «Буа: диалог киңлегендә» фестивале барышында. Театрны “халыкара аэропортка” халыкара фестиваль алып килә.

Раил Садриев театр фестиваленең өстәл артында шаярып кына әйтелгән сүздән башлануын әйтә. “Ризык янында әйтелгән сүз кайчакта резонанс алып зур-зур вакыйгага әйләнә. Бу фестиваль белән дә шулай булып чыкты. Без фестивальне төбәкне күтәрә торган чара, дип кабул итәбез. Башта декада үткәрдек, аннары шул фестивальгә әверелде, аны әкренләп халыкара аренага төртеп чыгарып барабыз, - ди ул. – Фестиваль уздыру куркыныч инде ул, күпме кеше килә – аларны ашатырга, эчертергә, мәнфәгатьләрен истә тотарга кирәк. Картадагы кечкенә генә Буа дигән бер нокта кешегә ошап калып, шул хатирәләр белән яшәп, артистлар спектакльләребез шунда эләксә иде дип, анда тагын бер барып кунак булып кайтасы иде дигән кичерешләр белән яшәргә тиеш. Режиссерлар да монда омтылырга тиеш”.

  • 15 – 24 майда Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» фестивале уздырыла. Ул Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырылды. Фестивальдә 22 театр коллективы катнаша. Халыкара статусны Швейцариядән, Казахстаннан һәм Азәрбәйҗаннан килгән театрлар билгели. Спектакльләр Буада, Кайбычта, Апаста һәм Тәтештә күрсәтелә.

 

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X