Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицееның Дума активистлары «Инициатива – 2018» Республикакүләм балалар хәрәкәте Фестивалендә

Казан шәһәренең “Очкын” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында традицион булган “Инициатива” Республикакүләм балалар хәрәкәте фестивале булып үтте.

Әлеге фестивальдә Саба районыннан Шәмәрдән лицееның Дума активистлары Гараева Камила белән Куклина Алена һәм Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы, Татарстан Варислар берлеге активисты Галиахмәтова Зариналар катнаштылар.

Фестиваль кысаларында укучылар өчен Балалар хәрәкәтен үстерү һәм яшьләр политикасы өлкәләрендә эшләүче белгечләр катнашында мастер-класслар оештырылды һәм шулай ук 2017\2018 уку елында балалар хәрәкәте буенча үткәрелгән конкурсларда актив катнашкан мәктәпләр һәм укучыларга дипломнар тапшырылды. Фестивальнең ахыргы көнендә, Татарстан республикасының Премьер-министры урынбасары – ТРның мәгариф һәм фән министры Р.Т. Бурганов катнашында узып барган уку елына нәтиҗә ясап, түгәрәк өстәл үткәрелде, укучыларны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар алынды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X