Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Әмир Мәхмүдовны соңгы юлга озаттылар

Шагыйрьне туган авылы Габдрәшиткә алып кайтып җирләячәкләр.

Бүген шагыйрь, филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүдов вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы ул яшәгән Татарстан урамы 7нче йорт каршында узды. Аны соңга юлга озатырга килүчеләр арасында замандашлары, хезмәттәшләре, сәнгать әһелләре, язучылар бар иде.

Күренекле язучы Әмир Мәхмүдовның әсәрләре соңгы елларда китап, газета-журналларда еш күренмәсә дә, ул соңгы көненә кадәр язган. “Ул гел иҗат дөньясында кайнады, аның бервакытта да эшсез утырганы булмады. Гел ашкынып яза, киләчәккә планнар кора иде. Өмет белән алга карап яшәде. Йөзе һәрчак көләч, үзе ипле булды. Соңгы вакытта без бергә тормадык, ләкин мин аннан зарлана алмыйм. Ул гаиләдә чын тормыш иптәше, үрнәк әти була белде. Балаларны аеруча яратты, алар өчен эшләде, яшәде. Кызганыч, арабыздан бик иртә китте. Гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган бит... Тәкъдиргә язылганнан узып булмый шул", - диде язучының хатыны Сәгыйрә Мәхмүдова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп узабыз. Шагыйрь, язучы, филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүдов 15 май көнне вафат була. Аны автомобиль бәрдереп китә, алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук җан биргән. Үзе белән бернинди шәхси әйберләр, документ, кесә телефоны булмау сәбәпле 1 атна моргта ята. Морг хезмәткәрләре соңыннан гына язучының туганнарын ачыклап, аларга әлеге фаҗигале хәбәрне ирештерәләр.

Бүген Әмир Мәхмүдовны татар җәмәгатьчелеге соңгы юлга озатты. Язучыны туган авылы Габдрәшиткә алып кайтып җирләделәр.

“Көтмәгәндә, авыр кайгы килде. Бүген фани дөньядан бөек һәм даһи шәхес китеп барды. Әмир Мәхмүдовның гомере сызылып үткән йолдыз кебек булды. Кызганыч, бик аянычлы, фаҗигале, ялгыш үлем. Тел, милләт мәсьәләләре туган вакытта аның киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе безгә бик кирәк иде. Заманында әлеге шәхес тел, милләт азатлыгы өчен көрәшеп кенә калмады, югары уку йортларында безнең балаларыбызны татар телендә сөйләшергә, аңлашырга өйрәтте һәм аларга белем бирүдә үзенең көчен кызганмады. Хәтерләсәгез, 1990 еллларда Әмир Мәхмүдов халыкны ияртеп, лидер буларак күп эшләр башкарды. Татарстанда мөстәкыйльлелек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казанды. Иҗаты хакында сөйләшсәк, аны һәр шагыйрь, язучы олылап искә ала. Әмир Мәхмүдовның укучылары һәрвакытта да күп булды. Ул иҗат иткән “кирпич” калынлыгындагы “Әмир иле” китапларын татарлар яши торган барлык төбәкләрдә зур кызыксыну белән укыдылар. Татар мәдәнияте өчен биниһая изге гамәлләр кылган каләмдәш дустыбызның урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын”, - диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Ркаил Зәйдулла, Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Тәлгат Галиуллин һәм башка бик күп каләм әһелләре мәрхүм турында хатирәләре белән уртаклашты.

  • Әмир Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Туган авылында – сигезьеллык, район үзәге Раевкада урта мәктәпне тәмамлагач, 1965–1969 елларда Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала. Институтта укыганда, студентларның “Яшьлек” исемле әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Уфадан килгән күренекле язучылар белән очрашулар оештыра.
  • 1969 елның көзендә шагыйрь конкурс тәртибендә Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика һәм эстетик тәрбия факультеты каршындагы аспирантурага кабул ителә. 
  • Аспирантурада уку елларында Әмир Мәхмүдов, диссертация язу белән бергә, иҗат эше белән дә шөгыльләнә – шигырьләр, мәкаләләр яза. Аның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугат битләрендә басыла. Муса Җәлил, Сибгәт Хәким, Гариф Ахунов иҗатларына багышланган мәкаләләре һәм әдәби процесска караган башка язмалары “Советская Россия”, “Литературная Россия”, “Литературная газета” кебек газеталарда басыла, “Шәрык йолдызы”, “Сибирские огни”, “Смена”, “Звезда Востока” журналларында дөнья күрә.
  • Әмир Мәхмүдов, аспирантураны тәмамлап Казанга кайткач, берникадәр вакыт “Татарстан коммунисты” журналы редакциясендә һәм телевидениедә, 1975–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли. 1980 елда яшь галимнең рус телендә Муса Җәлилнең эстетик карашларын, эстетик идеалын анализлауга багышланган монографиясе басылып чыга.
  • Институтта эшләү дәверендә язучы “XIX гасыр ахыры–ХХ йөз башында татар халкының алдынгы эстетик карашлары” исемле фәнни хезмәтен язып тәмамлый. Шактый вакыт узганнан соң, 1989 елда “Торжество прекрасного” исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Тагын да соңрак, 1999 елның язында, шул хезмәт-монография нигезендә Әмир Мәхмүдов Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми советы каршында докторлык диссертациясе яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
  • 1981 елда язучы Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасына укытучы булып күчә. 1985 елда доцент дәрәҗәсе ала. Студентларга әдәбият фәне һәм эстетикадан лекцияләр уку вазифасыннан тыш, ул студентларның “Илһам” исемле әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә.
  • Шагыйрь беренче шигырьләре әле мәктәптә укыганда ук Әлшәй район газетасында басыла башлый. Тугызынчы сыйныфта чагында “Башкортстан пионеры” газетасы оештырган яшь каләмнәр конкурсында аның шигырьләре беренче урынны яулый. Шул вакытлардан бирле ул шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими басыла.
  • 1983 елда Сибгәт Хәким язган кереш сүз белән “Матурлык тантанасы” исемле беренче шигъри җыентыгы, тагын дүрт елдан “Мәңгелек моң” дигән икенче китабы дөнья күрә.
  • Башлангыч иҗат чорында Әмир Мәхмүдовка Дәрдемәнд, Һади Такташ, Наҗар Нәҗми, Евгений Евтушенко кебек шагыйрьләрнең тәэсире көчле була. Иҗатында ара-тирә модернистик шигырьләр очравын да ул шуның белән аңлата.
  • Узган гасырның туксанынчы елларында Әмин Мәхмүдовның актив җәмәгать эшлеклесе һәм принципиаль карашлы көрәшче, сәясәтче сыйфатларына ия булуы ачыклана. Татарстанда мөстәкыйльлек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән милли рухлы киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казана. 1990 елның ахырыннан алып 1998 елга кадәр Әмир Мәхмүдов Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау һәм гамәлгә ашыру максаты белән оештырылган “Суверенитет” комитетын җитәкли. Аның татар һәм рус телләрендәге язмалары “Суверенитет”, “Независимость” (“Бәйсезлек”), “Коммерсант Татарстана” газеталары, “Бәйсез Ватан” журналы аша нәтиҗәле эшләр башкара.
  • Әмир Мәхмүдов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев