Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб Комаровский Казанда балалар авырулары буенча әниләрнең сорауларына җавап бирде

Табиб Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән дә танышты.

Бүген Россиянең күренекле педиатры Евгений Комаровский Республика балалар клиник хастаханәсендә, “Роналд Макдоналд йорты”нда кунакта булды. Медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацион категория табибы, шулай ук, күпсанлы фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар авторы Казанга ике көнлек визит белән килгән.

  • Казанда ике көн дәвамында табиб балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләләренә фәнни күзлектән карауны популярлаштыру буенча әһәмиятле мәгълүмат бирәчәк, диләр оештыручылар.

Иң элек, Комаровский республика балалар хастаханәсе белән танышып, анда ординатор һәм педиатрлар белән очрашты. “Роналд Макдоналд йорты”нда исә, балалары белән хастаханәдә дәваланучы әниләр табибка үзләрен борчыган сорауларын бирде. Комаровский сабыйларга да, әниләргә дә файдалы киңәшләрен биреп, яхшыга өметләндерде. Табиб, башка төбәкләрдә дә сездәге кебек шартлар тудырылсын иде, дигән теләктә калды. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Комаровскийның иң билгеле китабы – “Здоровье ребенка и здравый смысл его родственников” хезмәте дөньяның 15 теленә тәрҗемә ителгән. Доктор берничә телевизион программа авторы һәм алып баручысы. 2010 елның мартында старт алган "Доктор Комаровский мәктәбе" өч тапкыр "Телетриумф" премиясенә лаек булып, күп кенә илләрнең телевизион тамашачыларында ышаныч яулаган. Доктор Комаровский күп еллар дәвамында халыкара профессиональ берләшмәләрнең рекомендацияләре нигезендә аң тарату эше алып бара. Бу пациентларга гына түгел, табибларга да авырулар буенча сорауларга җаваплар табарга ярдәм итә.

  • Иртәгә “Корстон”да исә, табиб балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә үз гыйлеме, халыкара тәҗрибә белән уртаклашачак. Биредә “Акыл белән фикер йөртүче ата-аналар өчен семинар”да шәхеснең физик һәм психик үсешенең мөһим күрсәткечләре турында сөйләячәк. Шулай ук, балалар авыруларын ачыклау, дәвалау һәм кисәтү турында сорауларга җавап бирәчәк.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X