Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мөслимдә бензин цистернасын эретеп ябыштырганда эшче үлүе видеога эләккән

Хезмәтне саклау таләпләре бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Мөслимдә бензин цистернасын эретеп ябыштырган вакытта шартлау булган һәм эшче үлгән. Бу мизгел видеога эләккән.

Кадрларда предприятие территориясендә цистерна таккан «КАМАЗ» торуы күренә. Көчле шартлау була һәм йөк машинасы яныннан ир-ат чабып китә.

  • «Татар-информ» агентлыгы 12 майда «Август-Мөслим» ҖЧҖ территориясендә «КАМАЗ»га тагылган цистернаны эретеп ябыштыру вакытында шартлау булуын хәбәр иткән иде.

29 яшьлек эретеп ябыштыручы алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе пешкән һәм Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Бу фактка карата хезмәтне саклау таләпләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу нечкәлекләрен ачыклаячак.

 

Фото: СУ СК России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X