15 май 2019 яңалыклары
-
Мөслимдә бензин цистернасын эретеп ябыштырганда эшче үлүе видеога эләккән
Хезмәтне саклау таләпләре бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Казан кызы Ләйлә Муругова Малайзиядә матурлык бәйгесендә җиңү яулаган
Ләйлә бәйгедә милли киемдә фотосессиядә дә катнашкан.
-
Кукмара районы Татарстанда сөт саву буенча алда бара
Татарстанның Кукмара районы хуҗалыкларында гыйнвар-апрель айларында 31,5 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елга карата 109% тәшкил итә.
-
Суд дәресләргә корал белән килгән Казан гимназиясе укучысына өй аресты билгеләде
Мәктәп укучысы 2 ай, 13 июльгә кадәр арестта булачак.
-
Утырттым да... оныттым, диярлек булмасын
Узган ялларда күпчелек кеше бакчаларындагы төп эшләрне төгәлләсә дә, орлык, үсентеләр сатып алу мәшәкате белән йөрүчеләр әле дә бар. Андыйларны Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре алданмаска өйрәтте.
-
Шәмәрдән тимер юлына – 100 ел
Бүген Шәмәрдәндә тимер юл төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрелде. Вокзал каршындагы мәйданга һәм Җиңү паркына тимер юлчылар, аларның гаиләләре, ветераннар бәрдәм чыккан иде.
-
Россиядә кышын автомобильләр хәрәкәте тизлеген киметергә тәкъдим иттеләр
Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, шул рәвешле юлларны ремонтлау чыгымнарын киметергә мөмкин.
-
Элвин Грей җитди белдерү ясый
15 май популяр җырчы Элвин Грей Инстаграмда җитди белдерү ясады. Артист, гастрольләрдән туктап, киләсе елда Мәскәүгә күченергә һәм яшь талантларны эзләү белән шөгыльләнергә ниятләвен яза.
-
Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр
Республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.
-
КӨЗ УҢЫШЫН ДА МУЛ ҖЫЯРГА ЯЗСЫН
Язгы кыр эшләрендә “Туган як” җәмгыяте механизаторлары алдынгы урыннарда.
-
Россия югары уку йортларында балалар бүлмәләре барлыкка килергә мөмкин
Яңалык яшь әниләргә яңа һөнәр үзләштерергә яки декреттан чыкканнан соң квалификацияне күтәрергә ярдәм итәчәк.
-
Иртә яздан бер теләк. Сездә көтү чыгамы?
Май яллары үтсә, авыл халкы инде кайчан көтү чыгар икән дип көтә башлый. Үзара очрашканда да: “Белмисеңме, ишетмәдеңме?” – дип бер-берсеннән шул хакта сораша. Көтү чыкканчы әле иң элек сыерлардан кан алдыртырга, прививка ясатырга кирәк.
-
Гаилә көне белән
Хөрмәтле райондашлар! Ел да 15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз гаиләсендә бәхетле булган кеше генә тормышта бәхеткә ирешә ала.
-
Шәмәрдән – Саба автомобиль трассасында юл ремонты
.
-
Казандагы фонтаннар бу атнада эшли башлаячак
Быел Болактагы фонтаннарны яктыртуны һәм Камал театры каршындагы мәйданда насос җиһазларын ремонтларга ниятлиләр.