Иртә яздан бер теләк. Сездә көтү чыгамы?
Май яллары үтсә, авыл халкы инде кайчан көтү чыгар икән дип көтә башлый. Үзара очрашканда да: “Белмисеңме, ишетмәдеңме?” – дип бер-берсеннән шул хакта сораша. Көтү чыкканчы әле иң элек сыерлардан кан алдыртырга, прививка ясатырга кирәк.
Шуңа да башта район ветеринарларының үз авылына шундый “визит” белән килүен дүрт күзләп көтә авыл халкы. Элегрәк 1 майларда инде сарык көтүенә, ике-өч көннән сыер көтүенә чыккан булсак, хәзер безнең якларда май урталары үтмичә, хуҗалык көтүе чыкмый. Сарык көтүе беткәнгә әллә кайчан, өч-дүрт хуҗалыкның дистәләп сарыгы-бәрәннәре сыерлар арасында йөрүе сәбәпле, алар да шул сыер чутында, бергә чыгалар, бергә туктыйлар дигәндәй. Кайда авыл җирлекләре башлыклары сабыр итәргә кушса, кайдадыр авыл халкы үзе, үлән бераз үссен, көтүлек кипсен, дымлы вакытта таптап бетерәләр дип, җирләрнең бераз “ныгуын” көтә.
Авылныкылар килешер: көтү чыгу – авыл тормышын, ритмын үзгәртә торган, дүрт күзләп, санап көтә торган зур вакыйга, мал-туар өчен дә, хуҗалары өчен дә иң рәхәт көннәрнең берсе ул. Сыерлар көтүгә киткәч, абзардагы калган маллар болынга, тау битләренә – арканга “күченә”. Һәм шуның белән бөтен эш кырга чыгып киткән кебек була. Малкайлар да сөенә. Җитәкләп, капкадан чыгуга, кемнеке сырт күтәреп чаба, кемнеке хуҗасын өстерәп алып китә, кемнеке иркенгә чыгу шатлыгыннан тояклары белән җир казырга керешә... Узган елдан танышып, дуслашып калган сыерлар бер-берсенә сәлам бирә... Уеннан уймак чыгарып, сөзешеп, мөгез сындырулар, берсен-берсе җәрәхәтләүләр дә, яр буенда ләмгә батып калулар да, куе агачлыкларга кереп “качышлы уйнау”лар да... – тагын әллә ниләр була беренче көндә.
Күзәтеп бетермәгән бер сыер (ул еш кына өйдә яшь бозавы калган сыер була) аркасында бөтен көтүнең авылга кадәр кайтуы, кире җыйнап алып килүләр дә булгалый. Каладагылар өчен романтика, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итү кебек кенә тоелса да, күпме кешенең шәхси терлеге өчен үз өстеңә җаваплылык алу шул бу. Шуңа күрә көтү чиратын авыл кешесе шактый борчылып көтә. Хәер, бу кадәресе дә кешенең үзеннән тора бугай. Кемнәрдер көтүне шашлык пешереп, китап укып, музыка тыңлап, социаль челтәрләрдә утырып көтә, һәр нәрсәдән бәйрәм рухы таба белгәннәр бу көнне табигать кочагында ял да итә. Әнә, элекке күршем, бүген Кариле авылында яшәүче, сигез сыер асраучы Рафаэль (билгеле, уллары белән) елга берничә мәртәбә рәттән сигезәр көн (!) көтү көтә, рәхәт кенә бит ул, ди. Әле тагын бала-чага көтүне сагынып көтә: сумка тутырып алып чыккан тәм-том белән сыйланып, әти-әниләре янәшәсендә үткән тулы бер көнгә сөенеп туя алмый алар.
Көтү ул – җаваплылык кына түгел. Һава торышы да төрлечә була. Җәй башында черки котырган көннәрдә, соңрак кигәвен чорында мал-туар да, үзең дә шактый җәфаланасың. Чыдый алмый җиргә ятып аунаган терлекне дә жәллисең, үзең дә сиптергечләр, марля битлекләр белән азапланасың. 44 градуслы эсседә дә, боз астында да, яшен камчылары өчәр яклап “биешкән” чакта да көтү көткән булды. Болары авырлыгы белән гомерлеккә истә калса, бик озак көттереп яуган, көне буе тәмләп сибәләгән яңгырда көткәне иң рәхәт көтү рәтендә. Көтүнең үз тәме була, бер көтү икенчесенә охшамый. Хезмәте бик авыр булгангадыр, бүген авылда бер көнгә дә көтүче табам димә. Бездә шулай гадәтләнгән: күп урыннарда һәр хуҗалык үз сыеры санынча, көтүгә үзе чыга. Их, бер көтүче генә ялласалар, акчасын бирер идең дә котылыр идең, дип йөри идем, ялланырга көтүчесен табып булмый, икенчедән, алар теләсә кайчан китеп барырга мөмкин, диделәр. Күрше Биктәш авылында әнә берничә ел, нәкъ менә көтүче тапмаганга, сыерлары өйдә торды. Моның да җаен таптылар: үткән ел бу авылның булдыклы егетләре электр “көтүче” юнәтеп, шуны эшкә җиктеләр. Күмәк хуҗалыклар мондый “көтүче”ләрнең тәмен белгән иде инде, бу яңалык авыл көтүләре арасында да тиз таралырга охшаган. Менә бит замана: әле кайчан гына авылларда хәзер көтүне элекке кебек чыбыркы асып түгел, җиңел машиналарда гына көтәләр дип гаҗәпләнсәк, тора-бара көтүгә чыгып торасы да калмас.
60 хуҗалыклы авылыбызда берничә йорттан кала һәркайсында берәр сыер асраган еллар да, соңрак кемнәрдер бетереп, ә кемнәрдер, киресенчә, арттырып, икешәрне асраган чаклар да булды. Шул сәбәпле, җәй буена бер-ике генә тапкыр көтү көткән чаклар да, ай тулар-тулмаста килеп җиткән вакытлар да булды. Берничә ел элек сөткә бәяләр арткач, өчәрне асраучылар да, сыер саны да арткан иде... Үткән ел бәя төшкәч, берничәгә генә кимеп алды, быел, шөкер, баш саннары тагын арткан. Безнең тирәдәге берничә хуҗалыкта гына да егермеләп сыер бар. Дөрес, авылның теге очында сыер асраучылар аз, булганы да арканлау ягын карый. Шул сәбәпле, көтү чираты быел да тиз әйләнер. Әйләнсә-әйләнер, үзебез сау-сәламәт булып, көтүләр генә чыксын да малларыбыз исән-имин йөри генә күрсен – иртә яздан кара көзгә кадәр авыл кешесенең теләге бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев