Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районы Татарстанда сөт саву буенча алда бара

Татарстанның Кукмара районы хуҗалыкларында гыйнвар-апрель айларында 31,5 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елга карата 109% тәшкил итә.

Татарстанның Кукмара районы 2019 елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча республика муниципаль районнары арасында сөт саву буенча алда бара.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иткәнчә, Кукмара районы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында иң күп сөт савып алынган – 31,5 мең тонна, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 109% тәшкил итә.

Республика муниципалитетлары арасында сөт саву буенча Балтач районы икенче урында – 27,7 мең тонна (112%), Әтнә районы өченче урында - 25,4 мең тонна (106%).

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, шулай ук сөт җитештерү буенча Әлки, Актаныш һәм Саба районнары да иң яхшылар рәтендә. Аларның һәркайсында ел башыннан тулаем савым 20 мең тоннадан артып киткән.

"Сөт җитештерү үсеше темплары буенча Әлмәт районы алда бара. Биредә агымдагы елның дүрт аенда 6,5 мең тонна сөт савылган, бу узган елның шушы чорына карата 137% тәшкил итә», – дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 6 маена Татарстан ил төбәкләре арасында товар сөт җитештерү һәм сату буенча лидер булып тора. Республикада федерация субъектлары арасында иң күп сөт сату күләме тәүлегенә 3,5 мең тонна тәшкил итә.

Бу рейтингта икенче урында – Краснодар крае (2,7 мең тонна), ә өченче урында - Воронеж өлкәсе (2,2 мең тонна).

Фото: https://pixabay.com | Kapa65

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев