Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казандагы фонтаннар бу атнада эшли башлаячак

Быел Болактагы фонтаннарны яктыртуны һәм Камал театры каршындагы мәйданда насос җиһазларын ремонтларга ниятлиләр.

Казанның төп фонтаннарын киләсе атна дәвамында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Якындагы атна дәвамында төп фонтаннарны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Фонтаннарны эшләтеп җибәрү штат режимында башкарылачак. Өстәп шуны әйтәбез, Горький паркында фонтан инде эшләтеп җибәрелгән», - диелә хәбәрдә.

2018 елда уздырылган ревизия нәтиҗәләре буенча, агымдагы елда Болак каналындагы фонтаннар яктырткычларын һәм Г.Камал театры каршындагы мәйданда һәм «Чишмәле» скверында насос җиһазларын ремонтлау планлаштырыла.

Казанда барлыгы 20дән артык фонтан эшли. Шул исәптән Меңьеллык паркында, Лядский бакчасында, «Истанбул» скверында, Горки-Әмәт урманында. Бауман җәяүлеләр урамында «Бакалар», «Күгәрченнәр» һәм «Су анасы» фонтаннары урнашкан, алар шәһәрнең символына әйләнде инде.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X